2017 елның 13 ноябрендә район үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең чираттан тыш утырышы узды.
Баш врач Мирзин Рөстәм Тәлгатҗ улы врач офтальмолог Хәбибуллин Равил Мәсхүт улын юбилее белән тәбрикләде.
Равил Мәсхүт улы Чирмешәнгә 1977 елның 28 августында килгән һәм 40 елдан артын Чирмешән үзәк больницасында хезмәт куйган. Шулай ук профсоюз комитетыннан да котлаулар булды.