"Әдәби марафон" олимпиадасы йомгаклары

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

22 октябрьдә 2-6 класс укучылары өчен әдәбият буенча  "Әдәби марафон" исемле Республика олимпиадасы узды. Олимпиадада Чирмешән лицееннан һәм Күтәмә мәктәбеннән 32 укучы катнашты.  "Әдәби марафон" олимпиадасы ике турда узды. Мөмкин булганның 65 процентыннан күбрәк  балл җыючы укучылар Дипломнар белән бүләкләнде.

Менә безнең җиңүчеләр:

Чирмешән лицееның 3 класс укучылары Нурия Гатин һәм Айсылу Җиһаншина, җитәкчеләре  Гыйрфанова Гөлфия Сәлимҗан кызы;

Чирмешән лицееның 3 класс укучысы Зилә Мортазина, җитәкчесе Хәлиуллина Алсинә Рәис кызы;

Чирмешән лицееның 4 класс укучысы Айзилә Латыйпова, җитәкчесе Зөфәрова Фәндилә Таһир кызы;

Чирмешән лицееның 4 класс укучысы Яна Зазукова, җитәкчесе Гудадзе Римма Николаевна;

Күтәмә мәктәбенең 4 класс укучысы Александр Глухов, җитәкчесе  Иванкина Ирина Владимировна;

Чирмешән лицееның 5 класс укучысы Ирина Бочкарева, җитәкчесе Закирова Лилия Ривкать кызы;

Чирмешән лицееның 6 класс укучылары Азалия Мусина, Алисә Сәлахова, Эльмира Харисова, Алисә Хөснуллина, җитәкчеләре Фролова Татҗяна Владимировна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International