Чирмешән районында ел башыннан 667 укучыга һөнәр сайлау буенча хезмәт күрсәтелде

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Чирмешәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  Казаннаң "Бинк" социаль-эшлекле клубы  консультанты белән берлектә Күтәмә һәм Лашман мәктәпләре укучыларына һөнәр сайлау буенча консультация уздырдылар. Чара барышында  өлкән классларда укучы 99 укучы һөнәр сайлау буенча тест уздылар, бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле булган белгечлекләр турында белделәр. Чирмешән районында ел башыннан 667 укучыга һөнәр сайлау буенча хезмәт күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International