Районда, үзгәртеп корганнан соң, берьюлы өч мәктәп кабат үз ишекләрен ачты. Аларны нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа иттеләр.
Бүген 77 бала белем алучы, 29 ел элек ачылган Ульяновка мәктәбенә ремонт бик кирәк иде. Рәхмәт, “Татнефть“ булышлыгы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та хәлебезгә кергәч, бинага быел җәй төзүчеләр килде. Нефтьчеләр – конкрет, төгәл, заманча, кешеләр барын да сыйфатлы эшләгәннәр. 12 миллион сумга су, электр, җылылык челтәрләре яңабаштан ясалган, түбә, стена, идәннәр дә үзгәргән, эчтә үк бәдрәфләр барлыкка килгән, җиһазлар да яңарган.
“Нурлатнефть“ идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та биредә. Аның әйтүенчә, быел Чирмешән районына нефтьчеләр аеруча нык булышкан, юлларны, социаль объектларны ремонтлауга, үзгәртеп коруга ярты миллиард сум чамасы(!) акча тотылган. Соңгы ике елда мәктәпләр, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын капиталь ремонтлауга, аерым программа буенча, 122 миллион сум акча юнәлдергәннәр. Бу ярдәм тукталмый, дәвам итәчәк.
Иске Элмәле мәктәбен дә танырлык түгел, монда да нефтьчеләр биргән 11,6 миллион сум акчага зур ремонт ясаганнар. Балалар бакчасын да читтә калдырмаганнар. Биредәге мәктәптә 72 бала укый, бакчада 20 бала тәрбияләнә.
Тиздән Иске Элмәле мәктәбе яңа котельныйдан җылы ала башлаячак. Бу эшне район средстволарына башкаралар.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, мәктәп директоры Владимир Мануйлов, мәктәпнең элеккеге директоры Татьяна Овчинникова бәйрәмгә җыелган халык исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр, ярый әле бездә нефть бар, нефтьчеләр гел булышып торалар, диделәр.
Иске Элмәледә өр-яңа төс алган, бөтен уңайлыклар тудырылган кабинетларны карагач, кунаклар һәм җитәкчеләр Кармышка юл алды. Әлеге авыл мәктәбендә 42 бала белем ала, дөресен әйтик, азрак. Бина исә мөгаен ике йөз кеше дә сыярлыктыр. Бик иркен, иң коридорлар, зур кабинетлар, сыйфатлы ремонт 35 еллык бинаны үзләре мактап тора. 11 миллион сумга якын акча әрәм булмаган.
“Нурлатнефть“ идарәсе начальнигы Илгиз Салихов бу тирәдә нефть, аеруча битум ятмаларының байлыгы биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешендә уңай чагылыш табарга тиешлеген белдерде, олы трассадан монда алып керүче зур юлны капиталь ремонтлауда да нефтьчеләр ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырды, мәктәп укучыларын нефтьче һөнәрен сайларга өндәде.