Түбән Кәминкә авылыннан Задайханова Мәрьям Әюп   кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кәминкә авылыннан Задайханова Мәрьям Әюп   кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.

2017 елның 19 ноябрендә Түбән Кәминкә авылыннан  Задайханова Мәрьям Әюп кызына 90 яшь тулды.  Мәрьям Әюп  кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова, Түбән Кәминкә  авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та килде.

Мәрьям әби ире белән  48 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Иренең үлгәненә дә инде 20 ел вакыт узган. Мәрьям Әюп кызы гомере буе туган авылында колхозда эшли. Бүген улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә, аның  дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International