Мирсәет Кәбиров истәлегенә багышланган милли көрәш буенча икенче ачык турнир

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары –икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында.

Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды һәм анда район спортчылары гына катнашкан иде. Быел исә ярышлар инде республика дәрәҗәсендә үткәрелде, турнирда Нурлат, Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Әлки районнары вәкилләре дә көч сынашты.

Ярышларда катнашучыларны якташыбыз, дөнья чемпионы, көрәшче Ильяс Галимов та сәламләде, уңышлар теләде.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International