17 ноябрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә Халыкара толерантлык көненә багышланган чара узды. Бу чарада кадетлар мәктәп-интернаты укучылары һәм ата-аналары катнашты. Түгәрәк өстәл формасында узган чарада "Мин толерантлы" темасына уен-викторина да оештырылды.