Бөтендөнья балалар көне кысаларында икенче Чирмешән мәктәбендә балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләренә кагылышлы чара узды.
Бу көнне район үзәге мәктәпләренең өлкән класс укучылары район нотариусы Ландыш Фәсхетдинова, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте начальнигы Артем Сутягин, район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Рунова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗановалар белән очраштылар. Чара барышында укучылар үзләренең хокукларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, балаларга кагылышлы кайбер законнар турында үзләре дә чыгыш ясады. Укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр. Хокук сагында торучылар сорауларны җавапсыз калдырмадылар, укучыларга үзләренең хокуклары бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә аңлаттылар һәм телефон номерлары язылган белешмә кәгазьләр тараттылар. Бала хокукларына кагылышлы законнар турында сөйләүче яшүсмерләргә район Советының сертификатлары тапшырылды.