Үзәк китапханәнең "Ассоль" әдәби кафесында, Әниләр көненә багышланган, "Россия аналары алдында баш иябез!" темасына әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә катнашучылар башка илләрдә әниләр бәйрәмен ничек билгеләп үтүләре турында белделәр, чәй табыны артында әниләр турындагы шигырьләрне искә төшерделәр.