Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Сәхнә осталыгы" һәм "Музыкаль тамчылар" түгәрәкләренә йөрүчеләрне юбилейлары белән тәбрик итә

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрьдә Иске Кади авылы мәдәният йортында "Шатлык" ансамбле юбилеена багышланган бәйрәм концнрты булды. Коллективның 10 еллык юбилее уңаеннан укучылар, Әниләр көненә багышлап отчет концерты күрсәттеләр. Бәйрәм концертының программасын түгәрәк җитәкчесе Вәгыйзова Гөлинә Галимҗан кызы төзегән. Бу коллектив күп тапкырлар республика конкурслары җиңүчеләре, призерлары булдылар.  Коллективны һәм җитәкчеләрен юбилейлары белән котлыйбыз!

Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International