Узган шимбә көнне, 25 ноябрьдә, Әниләр бәйрәме алдыннан, үзәк ашханәгә иң сабыр, шәфкатьле, авырлыкларга бирешмәүче, көчле рухлы райондашларыбызны - мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне чакырдылар.
Бәйрәмдә әниләр адресына әле тагын байтак котлау сүзләре яңгырады.
Район үзешчәннәре әниләр өчен концерт программасы әзерләгәннәр, бүген күбрәк балалар чыгыш ясады.
Әлеге бәйрәмне оештырган район инвалидлар җәмгыяте кунакларга -әниләргә истәлеккә бүләкләр таратты.