РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Чирмешәндә гражданнарны кабул итте

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2017 елның 28 ноябрендә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Чирмешәндә гражданнарны кабул итте. Депутатка 8 кеше мөрәҗәгать итте.

Райондашларыбыз Чирмешәндәге үзгәртеп корулучы чиркәү төзелешендә ярдәм сорадылар. Шулай ук  инвалидлар җәмгыятенә тренажерлар алу, торак шартларын яхшырту, йорт төзү өчен бирелгән җир участогын теркәү, материаль ярдәм, "Ана Даны" медале һәм "Хезмәт ветераны" исеме алуда да булышу сорадылар.

Ольга Павлова барлык мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, аларны өйрәнеп,  хәл итүдә булышырга ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International