2017 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән районында гаражданнарны кабул итте. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин да катнашты. Депутатка 8 кеше мөрәҗәгать итте.
Төп сораулар: эшкә урнашу, дәвалануга материаль ярдәм, яшәү шартларын яхшырту.
Илгиз Салихов барысын да игътибар белән тыңлады, проблемаларны хәл итәргә ышандырды.