2017 елның 28 ноябрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Галина Микушова, иганачеләр - Римма Ахметшина һәм Галина Маркелова белән Рахман Ниятовны өйләренә барып тәбрикләгәннәр.
27 ноябрьдә туган көнен билгеләп үткән Рахманны "Туган көн белән" акциясе кысаларында котларга булдык. Яшьләрнең ял итү үзәгендә узган чарага килә алмаган баланы, алдан хәбәр итмичә, өенә барып котлау көтелмәгән бүләк булды.
Мөмкинле булу белән мондый акция тагын булачак. Ай саен, туган көнен билгеләп үтүче мөмкинлеге чикле бер баланы сайлап алачакбыз.
Әгәр иганәче булырга теләсәгез, матди ярдәм, бүләк яки транспорт белән ярдәм күрсәтергә уйласагыз 2-59-98 телефонына шалтыратыгыз.