Муниципаль район Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышы

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

  Муниципаль район Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышында, район Советы депутатлары Советның 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән “Чирмешән муниңипаль районының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджеты турында“ 68нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, 4 миллион 873 мең сумның кайларга җибәреләсен хәл иттеләр, бу хакта карар чыгардылар.

Утырышта  ул район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үтте, Татарстан Республикасының “Чирмешән муниципаль районы“ муниципаль берәмлеге карамагындагы милекне залогка бирү турында“ Положение расланды, районда кайбер төр эшчәнлек өчен ЕНВД-керемгә бердәм салым системасын гамәлгә кертүгә кагылышлы карарга, ул 2014 елның 29 апрелендә кабул ителгән, үзгәрешләр уңаеннан да карар чыгардылар. Утырышта депутатлар запрослары да булды, алар да документларда чагылыш табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International