Яшүсмерләр белән казачество тарихы һәм мәдәнияты турында сөйләшкәннәр. Балалар алдында атаман Пузырев Н.С. чыгыш ясаган, казак костюмнары һәм кораллары да күрсәткәннәр. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Малешина Л.Д. һәм Югары Кармалка мәктәбе укытучылары оештырган.