26-27 ноябрьдә яшь географларының II турниры
Турнирда Казанан, Яр Чаллыдан һәм Республика районнарыннан 18 команда катнашты.
Турнирда команда ярышларын КФУдан компетентлы жюри бәяләде. М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты география факультеты чит илләрдә социаль-икътисади география кафедрасы мөдире, доцент, география фәннәре кандидаты Алексей Наумов турнирда чакырулы кунак иде. Ул да жюри эшендә катнашты.
Иске Кади мәктәбенең "Бригантина" командасы составында 8-10 класс укучылары (Шәрифуллин Алмаз, Шәрифуллин Ильяс, Мотыйгуллин Фәнил, Мөктәсимова Нәзилә, Илалиев Равил) чыгыш ясады. Җитәкчеләре география укытучысы Локманова Резеда Якуб кызы.
Команда уңышлы чыгыш ясады. Команда капитаны А.Шәрифуллин шәхси беренчелектә призер булды һәм өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.