Якты Тау авылы китапханәсе укучылары Татарстан Яңа Гасыр каналындагы "Тәрҗемә ит!" тапшыруын яратып карыйлар. Китапханәче, шуңа нигезләнеп, гаилә клубы әгъзалары белән «Тәрҗемә ит! – Переведи!» уен-конкурсы уздырды. Уен дүрт турда узды, катнашучылар рус телендәге сүзләрне татарчага, татар сүзләрен русчага тәрҗемә иттеләр. Уенда катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.