"СПИД колач җәя" темасына түгәрәк өстәл

2017 елның 1 декабре, җомга

СПИДка каршы Халыкар көрәш көне уңаеннан Бәркәтә авылы китапханәсендә "СПИД колач җәя" темасына түгәрәк өстәл узды. Фельдшер акушерлык пункты хезмәткәре белән берлектә "СПИД турында һәркем белергә тиеш!" темасына презентация күрсәтелде. Китапханәдә бу темага багышланган китап күргәзмәсе дә әзерләнде.  Авыл фельдшеры тормыштан мисаллар китереп СПИД һәм ВИЧ инфекциясе турында сөйләде. "Ялкын" журналында басылган яшь кеше - наркоманның хатын укып, аның буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International