1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне туган як тарихы музеена районның төрле оешма вәкилләре шул хакта фикер алышырга түгәрәк өстәл артына җыелдылар. Алар бу куркыныч авыруны йоктыру юллары һәм аны кисәтү чаралары турында сөйләделәр.