Үзәк китапханә хезмәткәрләре СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән "СПИДны туктату өчен эш башла!" темасына мәгълүмати сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр медиа-презентация күрсәттеләр һәм ВИЧ һәм СПИДның тарихын һәм барлыкка килүе турында сөйләделәр.