1 декабрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә "Нәрсә ул - терроризм? Һәм аны ничек булдырмый калырга?" темасына чара узды. Сәнгать җитәкчесе Суворова И.А. Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 9 класс укучылары белән әңгәмә корды. Чара барышында укучылар тормыштан мисаллар китерделәр.