5 декабрьдә Туймәт мәктәбе базасында район методик берләшмәсенең инглиз теле укытучыларының семинары узды. Семинарда 19 укытучы катнашты.
Семинар барышында Шәрифуллина Г.А. һәм Әхмәтҗанова Г.М. ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар кластан тыш чара да күрә алдылар. Укытучылар чит телләр укытуның актуаль мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.