2016 ел салымы буенча бурыч 3,4 миллион сум тәшкил итә

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 декабренә имлек салымының гомум суммасы 23,3 миллион сум, шуның 19,9 миллион сумы - 85 % түләнгән.

2016 ел өчен салым бурычы - 3,4 миллион сум, үткән еллардагы бурыч белән 4,8 миллион сум тәшкил итә. Үткән ел 5,8 миллион сум салым җыелып бетмәде.

Биш авыл җирлеге - Түбән Кармалка, Ульяновка, Иске Котыш, Күтәмә, Түбән Кәминкә салымнарны җыеп бетерде. Калганнарының бурычлары бар.

Сигез авыл җирлегенең - Түбән Кармалка, Түбән Кәминкә, Кармыш, Туймәт, Яңа Кади, Ульяновка, Иске Котыш, Күтәмәнең җир салымы буенча бурычлары юк.  Югары Кәминкә авыл җирлегенең бурычы 50% (171 мең сум), Чирмешәннең - 25% (281 мең сум).

Милек салымы   10 авыл җирлегендә (Яңа Кади, Шешминка, Иске Котыш, Югары Кәминкә, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Ивашкино, Күтәмә, Туймәт) җыелып беткән. Чирмешән авыл җирлегенең бурычы 20% (363 мең сум), Кармышта - 17% (20 мең сум).

Ульяновка, Иске Котыш, Югары Кәминкә авыл җирлекләренең транспорт салымы буенча бурычлары юк.  Барлыгы 2,5 миллион сум транспорт салымы җыясы калды.  Иң зур бурычлылар Чирмешән - 1,4 миллион сум, Лашман - 228 мең сум, Бәркәтә - 186 мең сум, Яңа Элмәле - 136 мең сум, Кармыш - 134 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International