Чирмешән балалар киапханәсе хезмәткәрләре "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында, Экология елы уңаеннан "Яшел урман һәм андагы гаҗәеп хәлләр турында" исемле экологик сәгать уздырдылар. Чарада катнашучылар конкурсларда, викторинада катнаштылар, кроссворд чиштеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде.