Инвалидлар декадасы кысаларында, 2017 елның 9 декабрендә, яшьләрнең ял итү үзәгендә, район инвалидлар җәмгыяте яшьләрнең ял итү үзәге белән берлектә быел да шахмат буенча ярышлар оештырды. Үткән елдан аермалы буларак, быел шашкачылар да көч сынашты. Ярышларда мөмкинлег чикле кешеләр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты. Ярыш ахырында җиңүчеләрне бүләкләделәр.