13-19 августта район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше имгәнгән, өчесендә матди зыян бар.
Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 106 очрагы ачыкланган. Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.
Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыздан, аны машина бәрдерүе һәм йөртүченең авария урыныннан качуы турында мөрәҗәгать кабул ителгән.
Билгесез кешеләр Шешминка авылы янындагы скважинадан 300 метр озынлыкта электр кабеле урлаганнар. Тикшерү бара.
“Әккәрәй” җәмгыяте вәкиленнән, Иске Кади авылы кешесенең “Әккәрәй” җәмгыяте милке саклана торган бөртек һәм башка складлары ишекләренә йозак элүе хакында гариза кабул ителгән.
Иске Сережкино авылындагы ферма территориясеннән кызыл төстәге 5-6 яшьлек ат югалган, бу турыда телефоннан шалтыратып хәбәр иткәннәр.