Бүген, 2018 елның 20 августында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райрндагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, административ комиссиянең эшчәнлеге, районда мини-фермалар төзелешенең барышы, үзсалым акчалары җыю, җир, транспорт, милек салымнары җыелуы турында таныштылар.