20нән 26нчы августка кадәр район полиция бүлекчсендә 30 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 14 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, икесендә 2 кеше тән җәрәхәтләре алган, ике авария – матди зыян белән.
ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Якты Тауда бер ир-ат, исерек хәлдә, әнисенә карата хулиганлык кылган.
Лашманда берәүнең өенә, тәрәзә аша кереп, мәктәп, уку кирәк-яраклары урлап чыкканнар. Тикшерү барышында әлеге кырын эшне шушы авылдан балигъ булмаган өч кеше башкарганлыгы мәгълүм булган.
Билгесез кешеләр Чирмешән – Лениногорск юлыннан юл билгеләрен урлаганнар. Бу хакта Әлмәт шәһәре кешесенең язма мөрәҗәгате кабул ителгән.
Чирмешәндә бер хатын-кызга бергә яшәүче ир кул күтәргән, полиция наряды чакыртканнар. Якты Тауда берәү үз авылдашына үтерү белән янаган.
Ишлинкада билгесез кешеләр бер хуҗалыкта тимердән эшләнгән савыт-сабага кызыкканнар.