29 август көнне Чирмешәннең яшьләр мәйданчыгында Татарстан республикасы көне уңаеннан зур чара оештырылды. Бәйрәм белән Чирмешәнлеләрне Татарстан республикасы Федераль казначейство җитәкчесенең урынбасары Хасанов Айрат Рәшит улы һәм районның башкарма комитеты җитәкчесе Шайдуллин Ильфат Нәгыймулла улы котладылар. Алар яшь әниләргә ана капиталының сертификатларын, укучы балаларга паспортлар, мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләүче Захарова В.Н. гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырдылар. Районыбызның клуб һәм китапханә хезмәткәрләре “Чирмешәнем- гөлләр иле!” дигән исемләнгән чәчәк бәйрәме дә оештырдылар. Бәйрәмебезне бизәп, Казан шәһәреннән килгән артистлар- Резидә Шәрәфиева, Рафаэль Якупов, Гүзәлия Зәйнетдинова һәм Марина Карпова җырлап, халык куңелен ачтылар.