1 сентябрьдә барлык белем бирү учреждениеләрендә уку елы башлану уңаеннан тантаналы линейкалар узды. 12 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбе дә укучылар белән тулды. Чарага килүчеләр алдында мәктәпнең завучы Юрина Елена Дмитриевна чыгыш ясады. Тантаналы линейкадан соң һәр класста тематик класс сәгатьләре узды.