2018 елның 27 августыннан 2 сентябренә кадәр Чирмешән районындагы оператив хәлнең торышы

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

27 августтан – 2 сентябрьгә чаклы район полиция бүлекчәсендә 25 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 82 очрагы ачыкланган.

Билгесез адәмнәр “Чирмешәнагрохезмәтләре“ җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе фермасыннан тимердән эшләнгән 30 улак урлап киткәннәр.

“Энергостройэксперт“ җәмгыятенең Югары Чегодай авылы янындагы котельная территориясеннән 145 метр озынлыкта бакыр эчле кабель “югалган“. Полиция хезмәткәрләре әлеге урлашулар белән бәйле тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International