Татарстанда "Урман атнасы -2018" 8-14 сентябрьдә уза

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә. Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингтаТатарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланды. Бу калган саламнарны, коры үләнне, исәпкә алынган техноген объектларны яндыру”, - диде спикер.

Ул быел республикада урманнарда янгын куркынычы сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итәчәген әйтте. Урманнарны янгыннардан саклау өчен, инспекторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау контролен көчәйтә, халык арасында аңлату эшләре алып бара, авиапатрульлек оештырыла.

“Урман хуҗалыгы законнарын бозуны кисәтү өчен, 817 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 15 протокол төзелде, - диде Равил Кузюров. – Әлегә дүртенче класслы янгын куркыныч саклана. Республикада вазгыять контрольдә”.

Татарстанда урманнарны янгыннардан саклауда 343 кеше эшли, 310 берәмлек техника кулланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International