ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры: күпфатирлы йортта нинди коммерция объектларыбулырга мөмкин

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Россиядә күптән түгел торак йортларда коммерция объектларын урнаштыруга кагылышлы РФ Торак кодексына үзгәрешләр үз көченә керде. Закон гражданнарга торак булмаган һәм кире торак урыны билгеләнешен үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм сайланган билгеләнешенә бәйле рәвештә бинаны эксплуатацияләү өчен билгеле бер стандартлар билгели. Күп катлы торак йортта коммерция эшчәнлегенең нинди төрләрен алып баруы турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары сөйләде.

Кадастр палатасы: күпфатирлы йортта торак бүлмәләрне яшәү өчен генә түгел, бизнес алып бару өчен дә файдаланырга мөмкин

Торак кодексының 17 статьясы нигезендә, торак бинада профессиональ яки индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген, башка йортта яшәүчеләрнең хокуклары үтәлгән очракта, шулай ук торак бинага җавап бирергә тиешле таләпләр үтәлгән очракта, законлы яшәүче гражданнар алып бара ала. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатып узганча, эшмәкәр эше фатирның башка кешеләренә, шулай ук йорт күршеләренә уңайсызлыклар тудырмаска, торак бинаны эксплуатацияләгәндә санитар нормалар һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозмаска, инженерлык җиһазларына яки бина конструкциясенә зыян китермәскә тиеш. Шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгульләр буларак теркәлгән физик затлар өй шартларында бизнес алып барырга хокуклы. Еш кына йорт һәм эшне шул рәвешле берләштерәләр - репетиторлар, тәрҗемәчеләр, юристлар, бухгалтерлар, программистлар, веб-дизайнерлар, тегүчеләр һәм башкалар. Моннан тыш, торак йортларның кайбер фатирларында әле кечкенә урнаштыру чаралары да эшли: мини-кунакханәләр һәм хостеллар. Ләкин, Ләйсән Рәхмәтуллина билгеләп үткәнчә, Торак кодексына төзәтмәләр үз көченә кергәннән бирле, ягъни 2019 елның 1 октябреннән кунакханә бизнесының мини-предприятиеләрен бары тик торак булмаган фондта гына оештырырга мөмкин булачак!

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International