Балалар сәнгать мәктәбенә - 50 ел!

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2 ноябрьдә Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Илле ел дәвамында мәктәп үз ишекләрен ача. Мәктәпнең концертлар залында балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган зур концерт булды. Тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Рәхмәтле тамашачылар музыкантларны, биючеләрне һәм аларның талантлы педагогларын сәламләп, алкышларга күмделәр, чөнки балалар сәнгать мәктәбендә балаларның талантларын ача беләләр. 1969 елда кечкенә йолдызчык белән кабынган сәнгать мәктәбендә боларның барысы да кояшка әйләнгәнче елдан-ел балкый бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International