Бүген Бөгелмәдә "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале уза

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Бәйге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияты үзәге оештыра. Быел Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Фестиваль халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Фестиваль, гадәттәгечә, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Коръән аятьләрен уку белән башланып китте.

Фестивальдә безнең Чирмешән башкаручылары да катнаша. Чирмешән районының инвалидлар җәмгыяте каршындагы «Яшь йөрәкләр» коллективы фестивальдә беренче ел гына катнашмый. Лаеклы чыгыш ясап, алар фестиваль лауреатлары булдылар.

Жюри беренче чиратта конкурсантларның башкару осталыгына, дини җыр эчтәлеген, дикция һәм интонацияне, репертуарны, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килү-килмәвенә игътибар итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International