Гетманова Александра Михайловнага - 90 яшь

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән районында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау дәвам итә. Гетманова Александра Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны Чирмешән муниципаль районы башлыгы исеменнән котладылар. Җылы һәм изге теләкләр белән Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Александра Михайловнаны шулай ук район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Митякин Александр Федорович котлады.

Александра Михайловна 1931 елның 15 сентябрендә Югары Ослан районында туа. Кечкенә Шура балачагы, ул вакыттагы башка балаларныкы кебек бик авыр була. Җиңүне ничек шатланып каршы алуларын хәтерли. Әтисе Бөек Ватан сугышы елларында Гитлер оккупантларына каршы көрәшеп яралана.

Ул бик яшьли колхозда эшли, энеләрен карый, бераз үскәч аграр техникумга укырга керә. 1952 елда агроном дипломын алгач, Чирмешән районына, Шешминка МТСына юллама белән килә, аннан Кармалкага озаталар. Ул ул вакытта улы армиядә булган хуҗабикәдә фатирында яши, ә улы армиядән кайткач, яшьләр өйләнешә. Ире белән 48 ел гомер иткәннәр. Дүрт ул тәрбияләп үстергәннәр.

- Мин эшкә килгәч 5 колхозга - Бәркәтә, Югары Кармалка, Түбән Кармалка, «А.С. Пушкин» колхозы-Чумачка һәм Богражның «Красная звезда» колхозына беркеттеләр.  Күпчелек җәяү яки атта йөрдек, машиналар юк иде. Чөгендер, кукуруз, бәрәңгене атлар ярдәмендә чәчтек. Ул вакытта чәчкечләр юк иде әле. 1958 елда техниканы МТСтан колхозларга тапшырганнар.

-Ирем Гетманов Анатолий Илларионовичны Лагерка авылына колхоз рәисе итеп билгелиләр, биш елдан туган авылыбызга кайттык. Мин күп еллар кибеттә сатучы, колхозда ягулык –майлау материалларына заправщик булып эшләдем, – дип сөйли Александра Михайловна.

Тыл хезмәтчәннәренең өч улы, җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Алар әбиләрен бик яраталар һәм еш кына аның янына барырга тырышалар.

- Александра Михайловна һәрвакыт хәрәкәттә - бу аның озак яшәвенең сере дә, ул әле дә хуҗалык эшләрен үзе башкара: бәрәңге, суган үстерә. Куяннар тота, тәмле пирожкалар пешерә, - ди килене Нина.

- Мин бик бәхетле кеше, - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Александра Михайловна, - Күпне күрдем һәм бүгенге көннәргә кадәр яшәдем. Ике кыз туганы исән калдык. 1933 елы туганы Түбән Новгородта яши, ә биш  ир туганым дөньядан китте. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, миңа бик күңелле булды. Барыгызга да сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International