Хаҗяр Хәлим кызы кунаклар килүенә шат иде! Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавын җиткерде.
- Урманасты Үтәмеш авылында тудым. Гаиләдә җиде бала булып, әтисе сугышка киткәндә, әнисенең күкрәк баласы да бар иде. Мин өлкән балалар белән колхозга эшкә йөрдем, печән чабарга өйрәндем. Печән чапкан өчен көн саен бер телем ак икмәк бирәләр, бу икмәкнең яртысын әнигә калдырам, Әтисе сугыштан яраланып кайтты, - дип сөйли юбиляр. - Мин кияүгә чыккач, гаиләм белән Казахстанга киттем, тик 1992 елда туган ягыма кайттым.
Яраткан ире белән тату гомер иткәннәр, инде ул мәрхүм, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Кече улы Алмаз да вафат булган, әнисенең авыруын аңлап, балалар аның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яши. Хаҗяр Хәлим кызы улы Равил белән иркен йортта яши.
- Патшабикә буларак яшим, - ди Хаҗяр апа. - Балаларыма бик рәхмәтле мин.
Хаҗәр апа үз адресына әйтелгән күп санлы җылы теләкләр өчен, Аллахы тәгаләгә мондый елларга кадәр яшәү мөмкинлеге биргән өчен, кунакларга, балаларына, оныкларына рәхмәт әйтүдән туктамый.