Зәйнәб Мөслих кызы Вилдановага 95 яшь

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Утыз Имән авылыннан Зәйнәб Мөслих кызы Вилданова тыл хезмәтчәне. Бу әби-районыбызның бик күп актив кешеләренең берсе һәм туган авылында иң өлкән кешесе. Зәйнәб әбигә 95 яшь тулды.

Зәйнәб Мөслих кызы, Чирмешән муниципаль районы башлыгы  һәм РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм бүләк алгач, аңа күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

Зәйнәб әбинең күзе яхшы күрә , ул барлык  яңалыклардан хәбәрдар. «Кызганыч, начар ишетәм, шулай да әкренләп йөрим. Мин барысын да балаларга ышанып тапшыра алмыйм бит", - ди килененә карап,  (ул улы  Әнәс гаиләсендә яши).

Зәйнәб әбинең җилкәсендә  озын гомер юлы. Сугыштан соң пенсиягә кадәр колхозда эшли. Ул бу гаиләгә килгәндә олы улына 11 яшь, ә кече кызына 3 яшь була.

- Әни безнең дүртебезне дә үзенеке кебек үстерде, без аңа бик рәхмәтле, әтиебез Хәйдәр белән 41 ел яшәде, кызганыч, әтиебез дә, өлкән абыебыз да юк инде, - ди балалары

- Күп хезмәт куярга, хәрәкәттә булырга кирәк, озак яшәүнең бөтен сере дә шул, - ди юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International