Мәхтүм әби Гыйләҗевага 95 яшь тулды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Юбилей уңаеннан Мәхтүмә Фаракша кызы Гыйләҗева аңа күрсәткән игътибары өчен  рәхмәт белдерде.

Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәхтүмә Фаракша кызы Гыйләҗева-районның иң олы кешеләренең берсе, аңа 95 яшь тулды.

Олы яшьтә булуына карамастан, ул бакчада да, өйдә дә эшли. Балалар  читтә яши, тик әниләренә еш кайтала. Улы Дамир һәм килене Әлфия кышка үз янына алып китсәләр дә, җәйгә кире кайта. Мәхтүмә әби бөтенләйгә балалары янына китәргә теләми, чөнки үз йортына, авыл тормышына, туган авылына ияләште.

Мәхтүмә Фаракша кызы хезмәт юлын бик иртә - 15 яшьтән башлый. Сугыш елларында Казан шәһәрендәге заводта эшли. Авыр булды, - дип искә ала ул. Әбинең куллары бик күп авыр хезмәт күргән. Сугыштан соң барысы белән бергә колхоз хуҗалыгын күтәрә: фермада бозаулар карый, лобогрейка белән басуда уңыш җыя. Лаеклы ялга чыккач та әле күп еллар шикәр чөгендере утаган. Ире Камил белән биш бала үстергәннәр.

Мәхтүмә әби безнең белән бик теләп аралашты, сорауларга җавап бирде,  мәзәкләр сөйләде, хәтта җырлады да.

- Сез ничек актив булып кала аласыз? Озак яшәү сере нидә? Бәлки, физзарядка ясыйсыздыр? – дип кызыксындык.

- Юк, зарядка ясамыйм, күп эшләргә, хәрәкәттә булырга кирәк, бөтен сер шул, - дип куйды юбиляр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International