2022 елның 18 гыйнварында Чирмешән муниципаль районының Иске Кади авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Якты Тау һәм Иске Кади авылларының мәдәният йортларында узган халык җыенында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, аппарат җитәкчесе Фәнис Камалов, авыл җирлекләре һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Халык җыенын  Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп  Мөктасимов алып барды. Ул 2021 елга йомгак ясау һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде.

Соңрак сүз Чирмешән аграр техникумы директоры урынбасары Рәмзия Долгополовага  бирелде. Ул  халкны  һөнәри белем бирү учреждениесенең эше белән таныштырды.

 

Көн тәртибе буенча сүз авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатинга бирелде. Ул авыл хуҗалыгын үстерү программалары белән таныштырды.

Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина  социаль яклау программалары һәм гамәлдәге түләүләр хакында сөйләде.

Аннары сүз Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченные Сергей Кашаевка бирелде. Ул авылда һәм гомумән район буенча хокук тәртибе торышы белән таныштырды. 

Җыен ахырында ел дәвамында актив эшләгән авыл халкын бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International