20 гыйнвар көнне Чирмешән муниципаль районы Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә халык җыены булды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә халык  җыены узды.

Җыенында Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, аппарат җитәкчесе Фәнис Камалов, Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Йолдыз Билалов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин, Чирмешән муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова, шулай ук Чирмешән районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев авыл халкын 2021 елда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Мирзаһит Гатин катнашучыларны авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендә 2021 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, 2022 елга гамәлдәге программалар турында сөйләде.

Чирмешән районында РФ Пенсия фонды Бүлегенең клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Разукова төрле түләүләргә документлар рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе белән таныштырды.

Талипова Динара Вячеславовна - "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече  2021 нче елда башкарылган эшләр һәм 2022 нче елдагы яңалыклар белән таныштырды.

Чирмешән аграр техникумы директоры урынбасары Рәмзия Долгополова уку йортының эше һәм техникумнда нинди белгечлекләр алу мөмкинлеге турында сөйләде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең участок уполномоченные Сергей Баляев  мошенниклык төрләре һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.

Мордва Афонькәсе ФАП фельдшеры Валентина Стекольщикова  халыкны вакцинация нәтиҗәләре белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чыгышларны тыңлаганнан соң, 2021 елда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

Җыен ахырында авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International