Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында"Балалар-балаларга!" исемле чара оештырдылар.
"Бәхетле балачак" һәм "Планета красок" хореография коллективы, яшь вокалчылар, алар арасында Митрюхина Анна һәм Вахрушева Вероника тамашачыларны матур җырлары белән шатландырды, ә укытучылар кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар үткәрделәр.
