23 август Сталинград тарихында иң куркыныч көн

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Сталинград-Бөек Ватан сугышы чорындагы иң эре сәнәгать шәһәрләренең берсе. Аны яулап алып, Гитлер Кавказны аның нефть ятмаларыннан өзәргә һәм СССР сәнәгатенә җимергеч һөҗүм ясарга ниятли. 1942 елның 23 августы Сталинград тарихында иң куркыныч көн була.

Иделдә шәһәрне 3000нән артык чирмешәнле яклаган. Мемориаль үзәктә сугышчыларның фоторәсемнәре, фронт хатлары һәм истәлекләре саклана. Козлов Леонид Ерофеевич, Камалов Шәрифулла, Дулин Петр, Гомәров Исмәгыйль, Кудряшов Никифор Григорьевич һәм  башка күп кенә катнашучыларының исемнәре мәңгелек данга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International