2022 нче елның 24 нче августында район мәдәният йортында Чирмешән районы педагогик хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мәгариф системасында цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту» дигән темага август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Август конференциясе эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм куркынычсызлык бүлеге башлыгы Сарманов Илдус Нармин улы, район башлыгы урынбасары Җамалетдинов Габдерәшид Мөдәрис улы, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шайдуллин Илфат Нәгыймулла улы, мәгариф бүлеге начальнигы Маркова Ольга Владимировна, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, директорлары, педагогик хезмәткәрләр, яшь белгечләр, тармак ветераннары катнашты.
Традиция буенча август киңәшмәсе башланыр алдыннан мәктәп ярминкәсе оештырылды, анда кунаклар мәктәп участоклары продукциясен тәкъдим итте. Район мәдәният йортында районның мәгариф оешмалары күргәзмәсе оештырылды, кунаклар район мәктәпләренең казанышлары белән таныштылар.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Маркова Ольга Владимировна мөрәҗәгать итте. Ул узган уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды һәм яңа уку елына өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде.
Башкала кунагы Сарманов Илдус Нармин улы чыгыш ясады.
Районның педагогик хезмәткәрләренә тантаналы шартларда «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
