27 нче август көнне Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорт каршындагы паркта Республика көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып уды.
17 сәгатьтә балалар өчен «Күңелле этноавтобус» уены башланды, анда балалар биеделәр, уйнадылар һәм татлы призлар алдылар.
Республика көне алдыннан чәчәкләр фестивален үткәрү дә традициягә әйләнде. Быел да район фестивалендә Иң матур бизәлгән мәйданчыклар билгеләнде, мактаулы беренче урынга Бәркәтә авылы, икенче урынга - Әккәрәй һәм Ивашкино мәдәният йорты лаек булды, өченче урынны Чирмешән районы китапханә системасы алды.
Шулай ук мәйданчыкта «Кино төне» акциясе узды, анда балалар һәм өлкәннәр ял итә һәм кино карый алды.
Бәйрәм Казан кунаклары һәм җирле артистлар чыгышлары белән үрелеп барды, кичә матур салют белән тәмамланды.