Чирмешән районы мәктәпләрендә уку көне флаг күтәрү һәм гимн башкарудан башланды

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Яңа уку елыннан һәр дүшәмбе көнне илнең барлык мәктәпләрендә дәүләт флагларын күтәрү, дәүләт гимннарын башкару һәм класстан тыш "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" чарасы белән башланачак.

5 сентябрьдә бу чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Алар укучыларда Россия өчен горурлык формалаштырырга, мавыктыргыч формада илебезнең тарихы, традицияләре һәм мәдәни мирасы белән таныштырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International