Чирмешән муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында әлеге кандидатураны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.
Рамил Тәлгать улы үз чыгышында районның алга таба үсеше өчен көчен кызганмаячагын, бердәм команда булып эшләргә өметләнүен билгеләп үтте.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның гаризасы да канәгатьләндерелде, эш урыны үзгәрү сәбәпле отставкага китте.
Үз теләге белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.
Фердинат Мидхәт улы җитәкчелегендә Чирмешән районының социаль-икътисади үсеш динамикасы уңай булды, бу чорда күп объектлар төзелде. Әсгать Сәфәров районның элеккеге җитәкчесенә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республика Президенты исеменнән Татарстан Дуслыгы орденын тапшырды.
Советның чираттан тыш утырышында Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү турында Карар кабул ителде.