Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улын һәм «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Новичков Виталий Леонидовичны безнең районда Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айбатов Рамил Тәлгать улы, Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалтдинов Габдерәшит Мөдәрис улы һәм Чирмешән муниципаль районы аппараты җитәкчесе Фәнис Флер улы Камалов каршы алды.
Россельхозцентр һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгы вәкилләренә үз сорауларын бирергә Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре килгән иде.
Рафаэль Фәттахов һәм Виталий Новичков проблемалы мәсьәләләр һәм аларны 2022 елгы урып-җыю компаниясе графигыннан калышучы хуҗалыклар белән хәл итү ысуллары турында фикер алыштылар.
Очрашу нәтиҗәсендә Чирмешән районының авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләреннән барлыкка килгән сорауларга җаваплар һәм тиешле тәкъдимнәр бирелде.