Чирмешән районында Бөтенроссия урман көне

2022 елның 16 сентябре, җомга

Үсеп килүче буын белән һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында һәм яшьләргә экологик, патриотик тәрбия бирү, шулай ук Бөтенроссия урман көне уңаеннан Орион яшьләр үзәге Чирмешән урманчылыгы  белән берлектә Чирмешән лицееның 8 сыйныф укучылары һәм "Лесовичок" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен урман питомнигына экскурсия оештырдылар, алар анда утырту материалы үстерү технологиясе белән таныштылар.  Чара ахырында Орион яшьләр үзәге ТР Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә актив хезмәттәшлек өчен "Чирмешән урманчылыгы" идарәсенә  Рәхмәт хатын тапшырды һәм урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International